О проекте Новости Афиша Реклама Приложение Праздники Карта Время намаза Вопрос имаму Кибла Радио Блогеры ТВ СМИ
войти
Задать вопрос
Вопрос

Әссәләму галәйкүм,хәзрәт. бер сорау бар иде. Йосыф сүрәсенең 11 аятендә бер сүздә өчпочмак символы бар, нәрсәне аңлата ул?

Kamil Samigullin
June 18, 2017 - 11:55
Общие вопросы

Үагаләкүм әссәләм. Әлеге билге 🔸 янәшәдәге тәшдидле нунга бәйле. Белүебезчә, тәшдид ул - хәрефне икеләтә торган билге. Шул икелетелгән хәрефнең беренчесе сәкенле, ә икенчесе хәрәкәле була. Әмма без караган очракта тәшдид эчендә сәкен түгел, ә даммә хәрәкәсе яшерелгән: لاٰ تاْمَنُنٰا. Коръәндә шушы гыйбарәнең язылышында ике хәрәкәле "нун" берләштерелеп тәшдидле хәлдә күрсәтелә, ләкин укыганда тәшдид эчендә яшерелгән даммә билгесен тавышсыз, иреннәр ярдәмендә белдерергә кирәк. Моның өчен монда тәшдидле нунны борын куышлыгында икеләткән арада, иреннәрне түгәрәкләп, даммә хәрәкәсенә ишарә ясап алырга тиешле була (ләкин даммә тавыш белән әйтелми!) Шулай итеп, бу ромб 🔸 билгесе гадәти булмаган үзенчәлекле укылышны искәртеп тора: ул тәшдид эчендә сәкен түгел, ә даммә булуын белдерә һәм аны иреннәр белән ишарә кылырга кирәк икенлеген оныттырмас өчен куела.

Задать вопрос
Последние ответы
Популярные имамы
Aibek Sakenuly
Языки: English
26
ответов
всего
48
часов
на ответ
19
ждут
ответа
Узнавай обо всех событиях
мусульманского мира через
приложение HalalGuide