О проекте Новости Афиша Реклама Приложение Праздники Карта Время намаза Вопрос имаму Кибла Радио Блогеры ТВ СМИ
войти
Задать вопрос
Вопрос

Кабаттан язам, җавап урынына. "Test" дигән язу килде. Әссәламегаләйкүм, хәзрәт! Сәфәрдә ураза тотарга ярыймы, юемы? Төрле җавап ишеткәнем бар, 2:184 тә сәфәрдә тотмаска диелгән, кайбер тәфсирдә тотсаң яхшырак диелгән. Ничек эшләсәң дөрес була? Хәм кайчаннан кеше мосафир була? Мәсәлән, иртән сәфәргә чыгарга кирәк, ә сәхәрне төнлә тамалыйбыз. Катлаулырак яздым( Алдан ук джәзәкаллаһү хәйран!

Kamil Samigullin
June 21, 2017 - 18:47
Ураза

Үәгаләйкүм әссәлам! Сәфәрдәге кешегә ураза тоту мәҗбүри түгел, ләкин тотса - үзе өчен хәерлерәк. Ягъни, мосафир кешегә ураза тотмаска Аллаһы Тәгалә тарафыннан рөхсәт ителә, ул көн өчен каза кыласы булачак, ләкин кыен булмаса, ураза тоту яхшырак. Үзе яшәгән авыл яки шәһәренең читеннән 90-100 чакрым ераклыкка чыга торган кеше мосафир дип санала. Төшкә кадәр юлга чыгасы булса, бу кеше өендә уразага керә, чөнки төрле хәл килеп чыгып, аның сәфәргә чыкмый калуы мөмкин, һәм инде сәфәргә чыга калса, шәһәр читенә чыккач, теләге булса уразасын туктатып авыз ачарга мөмкин. Мосафир өенә ахшамга кадәр кайтса, ураза тотмаган булса да, кояш батканчы бернәрсә ашамаса хәерлерәк була.

Задать вопрос
Последние ответы
Узнавай обо всех событиях
мусульманского мира через
приложение HalalGuide